Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Итиль» фестиваленең хедлайнеры җырчы һәм композитор Петр Налич булачак

10 нчы августта Горький исемендәге паркта тагын 13 этник башкаручы чыгыш ясаячак.

  •  
  •  

10 нчы августта Горький исемендәге паркта дүртенче тапкыр Идел буе халыкларының «Итиль» яңа этник мәдәнияте фестивале ачылачак. Чараның хедлайнеры җырчы һәм композитор Петр Налич булачак.

Фестивальнең концерт программасын 12: 00 сәгатьтә хард-рок, гранж һәм башка музыкаль стильләрне берләштерүче «Алар» чуваш төркеме ача. 12: 40 сәгатьтә сәхнәгә Urtic проекты белән Казан музыканты Дима Крапивин чыгачак. Ул үзенчәлекле, мультижанрлы, электрон композицияләр башкарачак.

Чара 13:20 дә Иннополистан «Тамай» төркеменең рок-спектакль фрагменты белән дәвам итәчәк. 13:55 сәгатьтә сәхнәдә «Дышать» җырлый, җырчы үзенең иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләрен инди-поп һәм хип-хоп элементлары белән берләштерә.

Халык музыкасына яңа карашны 14:25 сәгатьтә Башкортстаннан Y.U.R.T.A. төркеме тәкъдим итәчәк. Бу республикадан 15:10 да шулай ук электрон музыканы халык көйләре һәм танылган башкорт һәм татар җырлары белән берләштергән HANQYZY коллективы чыгыш ясаячак.

Омск өлкәсеннән «Хмурка» төркеме 15:40 сәгатьтә туган якның борынгы җырларын башкарачак, ә Zakaria коллективы солисткалары 16:15 сәгатьтә Татарстан халыкларының җиде телендә җырлаячак. Удмуртияне җырчы Лади Свети 16:50 дә, ә Мордовияне Влада Горькова 17:25 тә тәкъдим итәчәк.

18: 00 дә сәхнәгә үз иҗатында романслар һәм чегән балладалары белән халык мотивларын берләштерүче «Кружево» проекты Казан музыкантлары чыгачак. Музыкада фольклор һәм мифологик образларны Кырымнан 18:40 сәгатьтә «Эди» төркеме тәкъдим итәчәк. Инди-фолк һәм рок-музыканың кушылмасын 19:50 дә Мәскәү җырчысы Васса Железнова күрсәтәчәк.

Фестивальнең хедлайнеры Петр Налич сәхнәгә 21:00 дә чыгачак. «Башкаручының коллективы фестиваль өчен махсус суперпрограмма әзерләгән, анда төрле еллардагы һәм төрле кәефле, дәртле көйләрдән алып лирикларга кадәр, җырлар яңгыраячак», – дип ачыклык керттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Идел буе халыкларының «Итиль» яңа этник мәдәнияте фестивалендә шулай ук ярминкә, фуд-корт, мастер-класслар белән балалар зонасы һәм лекторий булачак.

 

kzn.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев