Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Иске Татар бистәсендә узган Ураза бәйрәменә 2,5 мең кеше килгән

Чара кунаклары артистларның чыгышларын тамаша кылган, бүләкләр уйнатуда һәм мастер-классларда катнашкан.

10 апрель көнне Иске Татар бистәсендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмгә 2,5 мең кеше килде, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

Кунаклар Миңгол Галиев, Ильяс Халиков, Руслан Мәҗитов, Аида, Дилә Нигъмәтуллина, Анзор Нәбиуллин, «Just Brass» тынлы бандасының һәм башкаларның чыгышларын тыңлаган.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Казан кунакханәләренең берсендәге ике кешелек номерга юллама уйнатылган. Ислам бәйрәменә багышланган рәсемнәре өчен һәр балага бүләкләр тапшырылган. Моннан тыш, яшь кунаклар ураза-квестта катнашканнар.

Мәйданчыкта милли аксессуарлар ясау буенча мастер-класс узган. Шулай ук хәләл-маркет эшләгән, һәм милли ризыклар белән фуд-корт оештырылган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев