Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Иске Татар бистәсендә «Рамазан фест»: милли эчемлекләр белән бармен-шоу һәм Виктор Добрынядан махсус номерлар

Фестиваль Ураза гаете көнендә узачак.

 Ураза гаете көнендә, 21 нче апрельдә, Казанның Иске Татар бистәсендә «Рамазан фест» узачак. Ул мөселманнар өчен изге Рамазан аеның тәмамлануына багышлана.

 

Бәйрәм мәйданчыгы Каюм Насыйри урамында ачылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле программа әзерләнгән: концерт, милли эчемлекләр белән кулинар һәм бармен-шоу, милли кием тегү буенча һөнәрчеләр һәм осталар күргәзмәсе, халык уеннары, мастер-класслар. Программаның иң күренекле өлеше Виктор Добрынядан махсус көч кулланып ясала торган номерлар булачак, ә кичә лазер һәм яктылык тамашасы белән тәмамланачак. Яшь кунакларның күңелен аниматорлар ачачак.

«Рамазан фест» 15:00 сәгатьтә башлана. Көн дәвамында фестивальдә фуд-корт эшләячәк, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы.

 

KZN.RU

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев