Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Җитештерүчеләрдән түбән бәяләр буенча продукцияне 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып булачак

Иртәгә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр өчен республиканың 22 муниципаль районы һәм Татарстанның агросәнәгать комплексының 18 оешмасы җитештерүчеләреннән түбән бәяләр буенча продукция тәкъдим ителәчәк.

Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып барылачак.

Салават Күпере халкы өчен ярминкә Осиново поселогы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.

Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Кайнар линия телефоны: +7(843)223-27-72 (өст.84331).

Узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика башкаласы Мэры Илсур Метшин «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар. Алар сәүдә рәтләрендәге ассортимент һәм азык-төлек бәяләре белән танышты, сатучылар, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты.

 

Тулырак:  https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/zavtra-v-kazani-proydut-traditsionnye-selkhozyarmarki/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев