Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан китү сәбәбен әйтте
Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан үз теләге белән киткән – Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми аңлатмасы шундый.
Ирек Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә эштән китүен яңа эш урынына күчү белән аңлата. Аның яңа эш урыны билгеле түгел.
«Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булганча, Татарстан Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән.
Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазифасыннан киткән, дип алдарак язган идек.
- Ирек Шәрипов Татарстан Халыклар дуслыгы йортын 2012 елдан бирле җитәкләде. Ул милли сәясәткә кагылышлы мәсьәләләрдә экспертлар составына керүче белгеч.
- 2014-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде.
- Татарстан Халыклар дуслыгы йорты соңгы елларда төрле федераль проектлар буенча актив эш алып барды.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев