Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ирада Әюпова: «Татарстан белән Башкортстан – дуслар түгел, без – туганнар»

Ваһапов фонды оештыра торган «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында Башкортстан көне быел беренче тапкыр үтте.

24 октябрьдә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Башкортстан Республикасы көне узды. Концерт «Шәрык Базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында оештырылды.

«Евразия йөрәгеннән сәлам» дип исемләнгән зур концертта күрше регионнан 100дән артык артист һәм иҗат коллективы катнашты. Шулар арасында Россиянең, Татарстан һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Фидан Гафаров, Татарстанның һәм Башкорстанның халык артистлары Айдар ГалимовИдрис Газиев, Татарстанның халык һәм Башкорстанның атказанган артисты Филүс Каһиров чыгышлары булды.

Концертта шулай ук «Кәрвансарай» эстрада-фольклор төркеме, «Премьер» вокал төркеме, «Аргымак» этно-рок-төркеме, «Хәзинә» этно-проекты, «Бишбармак» оркестры чыгышлары булды. Хөсәен Әхмәтов, Салават Низаметдинов, Рим Хәсәнов, Юлай Үзәнбаев кебек башкорт композиторлары иҗат иткән көйләр яңгырады. Фәйзи Гәскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Башкортстанның алтын фондындагы биюләрне башкарды.

Башкортстан кунакларын Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде. «Кадерле дусларыбыз, сезне бүген үзебездә кунакта күрүебезгә шатбыз! Хәер, без дуслар гына түгел, без туганнар да. Безнең тамырыбыз бер – без төрки халыклар гаиләсеннән. Сезне кунак итү – безнең өчен зур бәйрәм. Хуш килдегез!» – диде Ирада Әюпова.

Башкортстан Республикасының мәдәният министры Әминә Шәфикова да Казан сәхнәсеннән бөтен Башкортстан исеменнән Татарстанга сәламнәрен җиткерде. «Кадерле дустыбыз, якын күршебез Татарстанны ихлас күңелдән Башкортстан исеменнән сәламлим. Без бүген Казан сәхнәсендә кунак булуыбызга шат. Ирада Хафизҗановнаның сүзләре белән килешәм, безнең тамырыбыз бер, традициялребез бер. Шул традицияләрнең иң матурларының берсе – кунак итә белү. Без Татарстанда кунак булырга һәм сезне үзебездә кунак итәргә яратабыз. Сез безне җылы каршы алган кебек, без дә сезне үзебездә яратып кабул итәбез. Сезнең белән дуслык безнең өчен дә кадерле. Безне бергә җыюлары, күрештерүләре өчен әлеге фестивальне гамәлгә куючы һәркемгә рәхмәт», – диде Әминә Шәфикова.

 

Регина Габдрахманова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев