Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин һәм Константин Хабенский Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының Казанда булачак гастрольләре турында фикер алышты

Декабрьдә театр үзенең яңа репертуарыннан ике спектакль күрсәтәчәк

Кичә Казан ратушасында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Константин Хабенский белән очрашты. Алар уртак проектлар (алар арасында театрның Татарстан башкаласына гастрольләре дә бар) турында фикер алыштылар.

«Декабрьдә Сәнгать театрының кече формасы гастрольләре планлаштырылган. Бу кечкенә форматта куелган спектакльләр: 200-300, иң күбе 400 тамашачыга. Мондый спектакльләрне зур мәйданчыкларда күрсәтергә теләмим. Ә Казанга сыйфатлы продукт алып киләсем килә», - дип сөйләде KZN.RU порталына очрашудан соң театр җитәкчесе Константин Хабенский. 

Ул искәрткәнчә, узган ел Казанда театр «зур мәйданчыкны сынап караган». Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Казан тамашачысына «Сирано де Бержерак» спектакле күрсәтелде, ә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә – «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена» спектакле. Хәзер исә театр кечкенә сәхнәне «сынап караячак», нәкъ менә кайсы – әлегә хәл ителмәгән. 

 

 

Казанда Мәскәү сәнгать театры үзенең яңа репертуарыннан ике спектакль күрсәтәчәк. Беренчесе – «Винни-Пуховские чтения» постановкасы. «Бу Женя Гришковец спектакле, ул аны башында ун елга якын йөрткән. Декабрьдә ул спектакль иҗат итте, хәзер без өйрәнәбез, ә спектакль тамашачы аша да туа – аны Казанга алып киләбез», – дип билгеләп үтте Хабенский. Постановкада Александр Усов, Игорь Золотовицкий, Вера Харыбина, Артем Волобуев, Валерий Трошин, Олег Тополянский кебек актерлар катнаша. 

Казан сәхнәсендә Мәскәү сәнгать театрының икенче эше – режиссер Антон Яковлевның «Дуэль» спектакле. Афишада әйтелгәнчә, спектакльдә үз-үзең белән яки кем беләндер даими дуэль күрсәтелә. Сәхнә әсәренең вакыйгалары Кавказда бара, анда очраклы кешеләр вакыт һәм киңлек белән берләштерелгән. Беркем беркемне белми. Кемдер тормыш мәгънәсен эзли, кемдер яшәргә тырыша. Казан тамашачысы Наталья Рогожкина, Олег Савцов, Виктор Кулюхин, Валерий Трошин, Александр Усов, Армен Арушанян, Алексей Агапов, Ольга Васильева, Евгений Миллер, Анатолий Белый, Павел Левкинны күрә алачак. 

Илсур Метшин һәм Константин Хабенскийның фикер алышкан тагын бер темасы – театр сәхнәсе чикләре белән генә чикләнмәгән уртак проект. Аның төп темасы гаилә, төп кешелек кыйммәтләре булачак. Хабенский үзе булачак вакыйганы образлы рәвештә «гаилә парады» дип атады. Әмма башка детальләрне, шулай ук чараның форматын Хабенский очрашудан соң ачмады, барысын да соңрак сөйләргә вәгъдә итте. 

«Илсур Рәис улының һәрвакыттагыча амбициоз идеяләре һәм ниятләре без моны киләсе елның язында эшләячәгебез турында сөйли», - дип билгеләп үтте Хабенский.

 

KZN.RU,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев