Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин «Апуш» балалар театр студиясе мюзиклын карады

Шәһәр башлыгы яшь актерларның артистлык осталыгын билгеләп үтте, алар белән аралашты һәм истәлеккә фотога төште.

Кичә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясе «Әбүгалисина» мюзиклы белән чыгыш ясады. Тамашаны Казан Мэры Илсур Метшин карады, ул яшь актерларның югары артистлык осталыгын билгеләп үтте. Спектакльдән соң шәһәр башлыгы студия тәрбияләнүчеләре белән аралашты һәм балалар белән истәлеккә фотога төште.

«Әбүгалисина» мюзиклы мәгърифәтче, галим, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча куелган. Тамашаның нигезендә акыллы сүзнең көче, мәхәббәт һәм белемгә тартылу турындагы тарих ята. Спектакльнең премьерасы 18 нче гыйнварда булды, ул вакытта тамашага 400 дән артык кеше килгән. Кичә спектакльдә мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче студиянең барлык тәрбияләнүчеләре катнашты, алар рольләрне чиратлап башкардылар. 

Музыкаль премьера нигезендә зур команданың эше ята. Костюмнар, сәхнә һәм музыкаль бизәлеш өр-яңадан ясалган. Мәсәлән, спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин язган. Җырларга шигырьләрне Гөлүсә Батталова иҗат иткән, режиссеры – Айгөл Әхмәтгалиева, сценографы, рәссамы – Анна Новикова, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, яктылык буенча рәссам – Дмитрий Солопов. 

 

 

Спектакльгә балаларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТРның атказанган артисты, актерлык осталыгы буенча педагог Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал буенча педагогы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте буенча педагог Миләүшә Гыйльметдинова әзерләгән. 

Спектакльдән соң Мэр исеменнән коллективка чәчәкләр кәрзине бүләк ителде, ә шәһәр башлыгы үзе сәхнә артына керде, анда студия тәрбияләнүчеләре һәм аның җитәкчесе Алия Фәйзрахманова белән аралашты. «Мөгаен, бәхетлерәк балалар юктыр. Хәзер өч студиядә 100 гә якын бала шөгыльләнә, шулай ук күптән түгел «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнү өчен өстәмә кастинг узды. Студиядә эшләргә теләүчеләр көн саен шалтыратып, «Апуш»ка кастинг көтәләр», – диде ул. «Ярдәм итәрбез, урын табарбыз», – дип җавап бирде Мэр.

 

 

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тиздән «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче театр студиясе коллективының Пермьгә барачагын, анда «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен тәкъдим итәчәген искәртте. Сентябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче яшь актерлар «Театраль Идел буе» конкурсында «Әбүлгалисина» мюзиклы белән чыгыш ясарга планлаштыралар. Илсур Метшин аларга уңышлар теләде. «Без алга таба да, җиңнәребезне сызганып, рәхәтләнеп эшләячәкбез. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгына Алия Фәйзрахманова. «Безне спектакльләргә тагын чакырыгыз», – диде китәр алдыннан Мэр. 

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе узган елның мартында ачылды. Хәзер студия филиаллары «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәни үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшли. Дәресләргә 90 лап бала йөри. Бер ел эчендә 4 спектакль куелган, шуларның берсе «Апушның тылсымлы төшләре» «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урынны алды. Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Апуш ролен уйнаган Әмир Исрафилов җиңү яулады, ә «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә беренче урынны композитор Зөлфәт Вәлиуллин алды. Бу фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңү яулады. 

Мэр белән бергә «Чулпан» мәдәният үзәгендә ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башкалар булды.

 

Юлия Летникова

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев