Илсур Метшин «Аккош күлендә гастрофест» турында: «Район чарасыннан да югарырак статуска дәгъва итә»
Фестивальнең махсус кунаклары KVATRO һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре булачак.
25 августта Казанда өченче «Аккош күлендә гастрофест» фестивале башланачак. Программада: 40тан артык ашамлыклар мәйданчыгы, шефлар ярышы һәм музыкаль программа. Кичәнең хедлайнерлары KVATRO һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре булачак. Бу хакта Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Яңа чаралар уздыру мөһим, әмма гореф-гадәтләрне саклап калу һәм алар белән үсү дә мөһим. «Аккош күлендә гастрофест» гади район чарасына караганда югарырак статуска дәгъва итә. Башта бу без хуплаган ниндидер идея иде. Бу күңел ачу вакыйгасы гына түгел, ә кече бизнеска, үз продукциясен сату мөмкинлеге алган үзмәшгульләргә ярдәм итү һәм яшел көн тәртибе идеяләрен алга сөрү», – диде мэр Илсур Метшин.
Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, фестиваль мәйданчыгы 10:00 сәгатьтә ачылачак. Кунакларны лекторий, ТР Пешекчеләре гильдиясеннән кулинария мастер-класслары һәм шефлар ярышы көтә, анда Казан рестораннарының профессиональ пешекчеләре иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк һәм килүчеләр күз алдында җирле җитештерүчеләрнең тәкъдим ителгән яшерен ингредиентларыннан үз кулинария шедеврларын әзерләячәк.
Фуд-корт зонасы 40тан артык мәйданчыкны берләштерәчәк. Биредә шәһәр халкы һәм кунаклары традицион татар милли камыр ризыкларыннан, Мексика бурритосыннан авыз итә, Азия кухнясыннан ләззәт ала, урам ризыгы һәм башка бик күп нәрсәләрдән авыз итә алачак. «Күп балалы гаиләләр өчен фуд-корт зонасында таныклык күрсәткәндә 50% күләмендә ташлама биреләчәк», – дип билгеләде спикер.
Ярминкә зонасында үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр киштәләргә үз куллары белән ясалган интерьер һәм бизәү әйберләрен куячаклар. Табигый продукцияне республиканың фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары тәкъдим итәчәк.
Фестиваль тере музыка белән озатылачак. Кунаклар алдында La Primavera Казан камера оркестры, «Прогульщики» рок-төркеме, K3DERT, «Пару ночей» һәм «РЕЙНО» төркемнәре чыгыш ясаячак. Кичәнең мөһим кунаклары — KVATRO һәм «Отпетые мошенники» төркемнәре.
Бу көнне 36, 36а, 46, 72, 116 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте тизлеге артачак. «Ремплер» тукталышыннан (Залесная урамы) махсус автобус йөриячәк, ул Аккош күле мәйданына тиз һәм уңайлы барып җитәргә ярдәм итәчәк. Шәхси транспортны машина кую урынында калдырырга мөмкин булачак.
«Җәяү йөрергә яратучылар фестиваль уздырыла торган урынга кадәр «Аккош» тукталышыннан күл ярлары буйлап махсус куелган күрсәткечләргә карап уза ала», – дип өстәде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы.
Фестиваль 19:00 сәгатьтә тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, чара 2022 елдан Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе инициативасы белән үткәрелә.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев