Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Метшин: «Үзенчәлекле балаларга аерым мөнәсәбәт кирәк»

Казан Мэры мәктәпләрдә махсус һәм ресурс сыйныфлары кабинетларын җиһазларга кушты.

 Казанда 45 мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган 136 кабинет ремонтланачак һәм җиһазландырылачак. Эшләрне Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада узган шәһәр Думасының XV сессиясендә башкарырга кушты.

Татарстан башкаласында барлыгы биш нозология буенча эшләүче тугыз дәүләт коррекция мәктәбе эшли, дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Дүрт нозология буенча (аутистик спектр бозылу, психик үсеш тоткарлану, интеллект (Даун синдромы) һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылу) аерым шартлар – махсус яки ресурс сыйныфлары булдыру таләп ителә. Шулай итеп, шәһәр башлыгы йөкләмәсе буенча мондый сыйныфлар булган мәктәпләрнең ихтыяҗларына анализ ясалды. «Бүгенге көндә балаларның ихтыяҗларын исәпкә алып, 45 мәктәптә 136 кабинетны ремонтларга һәм яңадан җиһазландырырга кирәк. Алар махсус парталар, сенсор бүлмәләр һәм башка махсус җиһазлар белән җиһазландырылачак», – дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова. 

Казан Мэры әлеге эшкә зур игътибар бирергә кушты. «Якындагы 2-3 елда бу кабинетларны кирәкле барлык җиһазлар белән җиһазландырырга кирәк, – дип ассызыклады Илсур Метшин. - Бу үзенчәлекле балалар, һәм аларга аерым мөнәсәбәт кирәк».

Г.Сәгыйтова сүзләренә караганда, шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче педагоглар өчен махсус семинарлар үткәрелә. Шулай итеп, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ярдәмендә «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» оешмасы белән берлектә шәһәрнең 45 база мәктәбендә тренинглар үткәрелде, анда 500 дән артык укытучы мәктәп укучыларында үсеш үзенчәлекләре булган яшьтәшләренә карата толерант мөнәсәбәтне үстерү, алар белән үзара аралашу күнекмәләрен үзләштерде.

Шулай ук быел инклюзив белем бирүгә әзерлек темасына югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл узды.

Уку елы башыннан инклюзив белем бирүне үстерү һәм гамәлгә кертү буенча гомуми белем бирү оешмаларының активлыгын арттыру максатыннан «Иң яхшы инклюзив мәктәп» дигән шәһәр грант конкурсы узачак, дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова. «Учреждениеләр акчаларны педагогик хезмәткәрләрне укыту һәм яңадан әзерләүгә, шулай ук матди-техник базаны яхшыртуга юнәлдерә алачак», - дип ассызыклады ул. 

Казан мәктәпләрендә 1011 инвалид һәм 703 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала. Шәһәрнең балалар бакчаларында 10 меңнән артык «үзенчәлекле» бала өчен 655 төркем эшли.

 

 Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев