Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илсур Һадиуллин: Татарстанда 158 укучы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды

Татарстанда 158 укучы Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Быел рус теленнән 100 бал җыючылар санының аз гына кимүе күзәтелә. Бу хакта журналистларга Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 139 нчы мәктәбендә хәбәр итте.

«Профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИда йөз баллны дүрт укучы алды. Унберенче сыйныфта укучы 54 бала рус телен 100 баллга тапшырды. Химиядә 100 балл алучылар - 26, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Татарстанда химиядән Бердәм дәүләт имтиханында уртача балл 66,74 тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда бишкә югарырак. Рус әдәбиятыннан имтиханның уртача нәтиҗәсе 7 баллга артты, быел ул 72,67 баллга җитте, дип билгеләп үтте Һадиуллин.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, физика һәм химиядән БДИ сайлаган укучылар саны ел саен Россиядә кими бара.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чорында химиядән баллар буенча - 147, рус әдәбиятыннан - 9, географиядән - 4, рус теленнән - 12, база дәрәҗәсендәге математикадан - 74, профиль дәрәҗәсендәге математикадан - 298, физикадан - 68, тарихтан 88 кеше кирәкле чикне үтмәгән. Бер укучы рус теле имтиханыннан чыгарылган.

Туган телдән (татар теле) Бердәм республика имтиханын дүрт кеше тапшырды. Уртача балл 79,25 тәшкил итә.

Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 26 майда башланды, 1 июльдә тәмамланачак.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев