Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Казан кинофестивалендә күрсәтелмәячәк

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш программасында күрсәтелмәячәк.

«Безнең «Микулай» этнотриллеры Казан кинофестивалендә бөтенләй катнашмаячак», – дип хәбәр итте кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Татар-информ» хәбәрчесенә. Моны кино төшерүче команда шулай хәл иткән.

«Безнең фильм Мәскәү, Алтай кинофестивальләрендә катнашты, зур бәяләр алды. Казан кинофестиваленең конкурстан тыш программасында катнашуның кирәген тапмыйбыз», – дип аңлатты ул моның сәбәбен.

 

 

Алдарак Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәге Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Казан кинофестиваленең «Этник кино: үсеш ноктасы» конкурстан тыш программасында күрсәтеләчәген хәбәр иткән иде.

«Микулай» фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына алынмаган. Моны Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сайлап алу комиссиясе карарына сылтама белән аңлатты.

Әлегә «Микулай» кинофильмын зур экраннардан карау мөмкинлеге бар - Казан кинотеатрларында бара. Фильмны шулай ук интернет ресурслардан да карарга була.

  • Казан мөселман киносы фестивале быел 5 – 9 сентябрь көннәрендә үтә.
  • «Микулай» фильмы драматург һәм киносценарист Мансур Гыйләҗевның «Микулай» пьесасы мотивлары буенча этнотриллер жанрында эшләнгән.
  • Фильм 22 июньдә зур прокатка чыгып Россия кинотеатрларында күрсәтелде.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев