Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ильмира Нәгыймова махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән Менделеевскида концерт куйды

Менделеевск шәһәренең Гассар Мәдәният йортында танылган җырчы, татар эстрадасы йолдызы Ильмира Нәгыймованың концерты булды. Район хакимияте мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә концертка 100 билет биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Менделеевск районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мондый авыр вакытта янәшә булу гына түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарының кәефен күтәрү дә мөһим», - дип искәртте район башлыгы Радмир Беляев.

Ильмира күпләр яратып өлгергән хитларны башкарды. Ул Менделеевск районының Ижевка авылында туып үскән. Бүген ул, графигы тыгыз булуга да карамастан, кече Ватанына кайтырга да вакыт таба.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев