Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илья Авербух, Алексей Ягудин, Максим Шабалин һәм башкалар – шимбә көнне «Черек күл» паркында боз тамашасы узачак

Шул ук көнне казанлылар ачык мастер-класста катнаша алачак.

Шимбә көнне, 27 нче гыйнварда, «Черек күл» паркында WinterFest бөтенроссия кышкы фестивале узачак. Башкала халкы һәм кунаклары мастер-класста катнаша яки танылган фигуристлар катнашлыгындагы боз тамашасын карый алачак.

 

12:00 сәгатьтә шугалакта ачык мастер-классны фигурист, Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үткәрәчәк. Дәрес вакытында казанлылар, тимераякта иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куя алачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Танылган фигуристлар катнашындагы боз тамашасы 17:30 да башлана. Бозга Илья Авербух, Алексей Ягудин, Максим Шабалин, Анастасия Игнатьева, Албена Денкова, Максим Ставиский һәм башкалар чыгачак. Спектакльне Казанның яшь фигуристкасы, фигуралы шуу буенча Түбән Новгород өлкәсе кубогының бронза медале иясе Сати Шагалеева ачачак.

Шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе 26 нчы һәм 27 нче гыйнварда «Черек күл» паркының прокат пункты һәм шугалагы фестивальгә әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле рәвештә кунаклар өчен ябык булачагын искәртә.

 

Kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев