Илгиз Зәйниев спектакль өчен яңа төр курчак уйлап тапкан – рәссамнан боз курчак ясаткан
«Əкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер Илгиз Зәйниев курчак театры өчен яңа төр курчак уйлап тапкан. Ул «Авиатор» спектакле өчен боздан курчак ясаткан.
Тамашачы спектакль барышында эри торган курчаклы спектакльне 16, 17 һәм 30 июнь көннәрендә «Əкият» татар дәүләт курчак театрында карый алачак. Евгений Водолазкинның «Авиатор» романы буенча өлкәннәр өчен куелган спектакльнең премьерасы шушы көннәргә билгеләнгән.
«Әсәрнең идеясеннән чыгып боз курчак ясарга кирәк дигән фикергә килдем. Ул бит гәүдәсе белән генә түгел, җаны-бәгыре белән дә туңган кеше. Мин андый курчакны ничек ясарга дип ничә ел уйлап йөрдем», – диде Илгиз Зәйниев.
«Курчак гап-гади судан ясалган. Театрның баш рәссамы Сергей Рябинин һәм актер Дилүс Хуҗиәхмәтов ясады. Әле һаман да өйрәнәбез», – диде ул.
Спектакль «Әкият» курчак театрының кече залында куела. 16+ тамгасы белән бара. Инсценировканы Илгиз Зәйниев язган. Композиторы – Эльмир Низамов.
Спектакльдәге бер курчак кына – 100 ел элек туып, катырылганнан соң яңадан тормышка кайтарылган Платон гына боздан ясалган. Ул бүгенге тормышка кайта алырмы – спектакльдә шуны күзәтәбез. Илгиз Зәйниев әсәрне мәхәббәт һәм гөнаһ турында, тәүбәгә килү турында дип билгеләгән.
Рузилә Мөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев