Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында Камалның данлыклы комедияләрен сәхнәләштерә
Республикада

Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында Камалның данлыклы комедияләрен сәхнәләштерә

«Әкият» курчак театры Галиәсгар Камалның данлыклы комедияләрен сәхнәләштерә.

«Театрыбызда 90 нчы юбилей сезонның беренче премьерасы – Г.Камалның легендар «Беренче театр» һәм «Банкрот» пьесаларын берләштергән «Камал комедияләре» спектакле репетицияләре бара. Бер гасырдан элек язылган комедияләр хәзер дә актуаль», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльнең режиссеры – театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, рәссамы – Екатерина Спиридонова, композиторы - Марат Әхмәтшин.

Спектакльнең премьерасы сентябрьдә көтелә.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"


Нет комментариев