Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илдар хәзрәт Баязитов: Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчете быел ачылачак

«Яңа бина элеккеге мәчеттән ике тапкырга зуррак булачак», — диде ул.

Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов «Сөләйман» мәчетенең бу елның ахырында ачылачагын әйтте.

«Сөләйман» мәчетен төзү тулы куәткә бара. Яңа бина элеккеге мәчеттән ике тапкырга зуррак. Гыйбадәт кылу залыннан тыш, мәдрәсә дә булачак. Төзелеш рекордлы темплар белән алып барыла: узган елның җәендә иске мәчет бинасын сүткәннәр иде, хәзер инде түбә эшләре тәмамлана. Мәчетне бу елның азагында ачарга ниятлибез», — диде ул «Ярдәм» мәчетендә матбугат очрашуында.

Илдар хәзрәт әйтүенчә, мәчет 1999 елның декабрендә ачылган. «Ул вакытта төзелеш нормалары төгәл үтәлмәгән иде, аны булдыра алган кадәр төзеп җиткерделәр. Без 12 ел дәвамында шушы мәчеттә тернәкләндерү курсларын үткәрдек. Соңгы елларда мәчеткә керү сәламәтлеккә куркыныч иде — фундаменты беткән, күгәрекләр бар иде. Шул мәчет урынына матур, якты яңа мәчет булдырасыбыз килде», — диде ул.

Илдар хәзрәт Баязитов «Сөләйман» мәчетендә 2002 елдан имам вазифасын башкарган. «Документларны ике ел рәсмиләштердек, һәм, ниһаять, узган ел мәчетнең бинасын төзекләндерә башладык, „Сөләйман“ комплексының төзелеше башланды. Төзелеш бер көнгә дә туктап тормый. Икенче пансионат та шунда эшли башлаячак», — дип аңлатты ул. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев