Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмын интернетта түләүсез карап булачак

23 декабрьдән Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» нәфис фильмын интернет киңлекләрендә түләүсез карап булачак.

«Шимбә көн 10.00 сәгатьтә фильмның рус телле варианты «Ютуб» платформасына куела», – дип хәбәр итә кинорежиссер үз аккаунты аша.

«Мин бу картинама бик сак карыйм, мөгаен, ул минем шушы еллар эчендә эшләнгән иң уңышлы эшемдер. Әмма никадәр генә сөйләшүләр барса да, без аны Россиянең киң прокатына чыгара алмадык. Югыйсә ул күп шәһәрләрдә уңышлы күрсәтелде – заллар тулы иде», – дип яза режиссер.

Татарстан районнарында фильм бөтен мәдәният йортларында һәм кинотеатрларда күрсәтелгән. Илдар Ягъфәров төрле фикерләр ишетүе турында яза. Фильм татар мәдәниятенә зыян китерә, чөнки татарлар уңай күрсәтелмәгән дигән фикерләр дә булган.

«Без бу фильмны үз халкыбызга зур мәхәббәт белән эшләгән идек», – ди ул. Фильмны рус телендә «Живы ли Вы?!» исеме аша эзләргә кирәк булачак.

Фильмның киносценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Фильм татар телендә төшерелгән. Төп рольдә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәрхетдинов. Рольләрдә — Тинчурин театры артистлары Зөлфия ВәлиеваРамил Мирханов, Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров, Түбән Кама театры артисты Фарил Вафиев һәм башкалар.

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев