Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Илһам Шакиров премиясе – Илһам Вәлиевкә!

Бүген Рәшит Ваһапов фонды коллективы күренекле татар җырчысы Илһам Фәһим улы Вәлиевне Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә тәкъдим итте.

Мондый бүләк күптән түгел Татарстан Хөкүмәте тарафыннан булдырылды. 200 мең сум күләмендәге өч премия ике елга бер тапкыр И.Шакиров туган көндә биреләчәк. Беренче тапкыр бу тантана 2021 елга билгеләнгән.
 

"Татар композиторлары  әсәрләрен, татар халык җырларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкаручы, Илһам Шакиров традицияләрен лаеклы дәвам итүче Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Илһам Вәлиев бу бүләккә лаек!"- дип белдерде Ваһапов фестиваленең генераль продюсеры Рифат Фәттахов.
 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев