Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Июльдә казанлыларга Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге эшкә урнашырга ярдәм итү өчен дүрт чара әзерләгән

Эшкә алучылар көне һәм вакансияләр ярминкәсе шәһәрнең барлык районнарында узачак.

  •  
  •  

Июльдә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр өчен чаралар үткәрәчәк. Шәһәр халкына эшкә алучы көннәрендә һәм вакансияләр ярминкәләрендә эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр.

9 нчы июльдә ТР башкаласында яшәүчеләрне Киров һәм Мәскәү районнары буенча идарә тармагы филиалында көтәчәкләр. Эш бирүче көне Гагарин урамы 46 нчы йорт адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)564-58-72.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан Казанлыларга эш урыннары 11 нче июльдә тәкъдим ителәчәк. Вакансияләрнең кече ярминкәсе Ибраһимов проспекты 41 нче йорт адресы буенча ачылачак. Өстәмә мәгълүматны +7(843)560-88-98 телефоны буенча белергә мөмкин.

17 нче июльдә эш урыннары ярминкәсе Вахитов һәм Идел буе районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге идарәсендә узачак. Теләгән кешеләрнең барысын да түбәндәге адрес буенча көтәчәкләр: Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 номерлы йорт. Консультацияләр +7(843)224-86-83 телефоны буенча алып барыла.

Чаралар Совет районында 24 нче июльдә тәмамланачак. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы Р.Зорге урамы 102 нче йорт адресы буенча урнашкан. Аңлатмаларны +7(843)205-54-53 телефоны буенча алырга була.

Барлык чаралар 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Килүчеләргә буш эш урыннары һәм вакант вазыйфалар турында сөйләячәкләр, хезмәт өлкәсендә дәүләт гарантияләре һәм законнар мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр иттеләр идарә тармагының матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,21% тәшкил итте. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 2156 дан 1378 кешегә кадәр кимеде.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев