Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Игелекле Казан» акциясендә яшәүчеләр кандагы шикәр күләмен бушлай тикшерә алачаклар

Шулай ук теләүчеләргә эндокринолог консультациясе дә күрсәтеләчәк.

13 нче ноябрьдә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы коворкингында шикәр авыруын профилактикалау буенча бушлай акция узачак. ТР башкаласында яшәүчеләр кандагы шикәр күләмен тикшереп, табиб-эндокринолог белән киңәшләшә алачаклар.

11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр шикәр авыруы белән авыру куркынычын ачыклау өчен тестлар үткәреләчәк. 

13:00 дән 14:00 гә кадәр казанлылар табиб-эндокринолог лекциясен тыңлый алачак, ул авыруның сәбәпләре һәм өзлегүләрне профилактикалау турында сөйләячәк. 

14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр психолог лекциясе узачак. 

Шәһәрлеләр өчен кофе-брейк һәм зур булмаган бүләкләр дә әзерләнгән, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәте. 

Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көненә багышланган акция Сеченов ур., 5 адресы буенча узачак. Анда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. 

Оештыручы – «Татарстан Республикасының шикәр авыруы булган кешеләр берләшмәсе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Акция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм эндокринология диспансеры ярдәмендә узачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев