Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Яз гүзәле-2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Студент кызлар арасында үткәрелүче «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесендә Самара дәүләт педагогия университеты студенты Фәрзәнә Мәхмүтова җиңде. Җиңүчегә калфак һәм хәситә тапшырдылар.

«Барлык тамашачыларга, башка шәһәрдән булсам да, миңа җан аткан дусларыма рәхмәт. Самарадан килеп, Казан кызлары белән бәйгедә катнашып җиңү - ул бик зур горурлык һәм көтелмәгәнлек. Казанда сез үзегезне иркен хис итәсез, ә без төбәкләрдә татарларның әз булуын сизәбез. Татарлыкны онытмагыз, татарлар булып калыгыз», - диде Фәрзәнә Мәхмүтова җиңүеннән соң. 


Фәрзәнә Мәхмүтова - Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, Татар яшьләре көннәре лидеры.

«Яз гүзәле» бәйгесенең финалында быел беренче тапкыр Россия төбәкләре һәм Татарстан райтннарыннан 30 кыз көч сынашты. Суперфиналга 10 кыз чыкты.

 

 

Энҗе Габдуллина

"Татар-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев