Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Яңа татар пьесасы - 2022» бәйгесенең шорт-листы билгеле

Кичә Камал театрында «Яңа татар пьесасы 2022» бәйгесенең жюри утырышы узды.

Бәйгегә барлыгы 61 әсәр кабул ителсә, хәзерге вакытта жюри тарафыннан 2 турга 21 пьеса сайланды. Конкурсның 2 турына узган пьесалар исемлеге:

1. Зөлфәт Нургалиевич. «Бабайның бабасы»

2. Байсолтан Казанлы. «Сатлыкҗан»

3. Илтифатлы. «Картлар күңеле кемнәрдә»

4. Төклетура. «Кетәклек»

5. Галибәк. «Догаңнан калдырма, туганым»

6. Мәҗүсиев Мөхәммәт Гайсиевич. «Күрше авыл догалары»

7. Аббас Бахытов. «Последние люди»

8. Чуртан. «Хәй»

9. Песи. «Тәре»

10. Арбалар. «Шәһәр ияләре»

11. Буран. «Капкын»

12. Ядкарь. «Яралы бүре»

13. Гармунчы. «Без кайтырбыз, әнкәем»

14. Профессор түгел. «Көзге кайтаваз»

15. Кол Камәр. «Эз»

16. Тамчы. «Моңнар булып кайтырмын»

17. Абдул. «Ач күзеңне, килен бу...»

18. Фасах. «Реформатор Шәпи»

19. Тамада. «Бездә туй – аерылышабыз!»

20. Фәттах. «Пароль – Юк!»

21. Кәрим. «Яшәдем. Яшим»

«Мин үзем әзрәк пьеса килер дип көткән идем. Кайбер елларда 40 килгәне дә булды. Иҗат дәвам итә, әдәбияткә игътибар бар, шул мине куандырды», – дип бәяләде быелгы бәйгене Камал театрының директоры Илфир Якупов.

«Һәр ел саен язу алымы, сыйфаты күтәрелә. Драматургияне аңлабрак язалар. 5-6 ел элек драматургиянең ни икәнен белми язалар иде. Яхшыра бара, яшьләр язганы күренеп тора. Безнең бәйгенең максаты шул да бит, яшьләрне тарту, бу әйбәт. Тема, сюжет, бүгенге көн вәзгыятен аңлау кыен. Оста драматурглар да аңлап бетерә алмый, чөнки вакыйгалар хәзер бик тиз бара», – дип бәяләде жюри әгъзаларының берсе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

  • «Яңа татар пьесасы» бәйгесен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры уздыра. Конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим ителә. Конкурс ябык, ике этапта уза. Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче, өченче премияләр, махсус премия, кызыксындыру премияләре белән бүләкләнәчәк. Җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2022 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев