Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Якут телендә «Заманча татар әдәбияты антологиясе» басылып чыккан

Якутиядә «Заманча татар әдәбияты антологиясе» басылып чыкты.

«Биредә без гадәткә керткәнчә, исән язучылар антологиясе», - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән әсәрләр арасыннан Якутия укучысы өчен кызыклы булганнары сайлап алынган.

Китапка Газинур Морат, Рафис Корбан, Рүзәл Мөхәммәтшин, Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Иксанова һәм башкаларның – барысы 22 профессиональ һәм һәвәскәр шагыйрьнең шигыре кергән.

Шулай ук, 13 язучының проза әсәре урын алган. Болар арасында Рабит Батулла, Камил Кәримов, Ркаил Зәйдулла, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәзифә Кәримова, Рөстәм Галиуллин һәм башкаларның хикәяләре бар.

Антологиянең сүз башын Ркаил Зәйдулла язган.

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев