Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Якташлары картлар йортында яшәүче шагыйрә Салисә Гәрәева язмышы өчен борчыла

Салисә Гәрәеваның якташлары шагыйрәнең язмышы өчен борчыла һәм аның иҗатын таныту артыннан йөри.

«Танылган язучы, заманында актив җәмәгать эшлеклесе булган, чит төбәктә телебезне саклау өчен җан атып яшәгән шагыйрә, якташыбыз Салисә Гәрәева үзенең 84 яшен каршылады. Аның язмышы күпләрне борчый - олыгайган көнендә картлар йортында яшәве кызганыч та, аяныч та», – хәбәр итә шагыйрәнең якташы, журналист Инзилә Әхмәтгәрәева.

Алар бу теманы күтәреп Минзәлә район башлыгы Айдар Сәләховка да барган булган. «Ветеран журналист Заһидә Нәбиуллина, Салисә Гәрәеваның авылдашы Рузилә Хөсәенова белән Минзәлә районы башлыгына Салисә Гәрәева исеме белән бәйле истәлекле урыннар булдыру, аның иҗатын ныграк таныту буенча чаралар үткәрүне сорап барган идек», – дип аңлата Инзилә Әхмәтгәрәева.

«Салисә Гәрәева исеме белән берәр урамны атап булмасмы? Бәйгеләр, иҗат конкурслары үткәрергә иде. Авылга кергән юлда «Шагыйрә Салисә Гәрәеваның туган авылы» дип язылган баннер куеп булмасмы дигән тәкъдим дә бар», – дип сөйли ул.

Инзилә Әхмәтгәрәева әйтүенчә, Урыс авылы җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова танылган якташлары Фәнзаман Баттал, Салисә Гәрәевага музей ачу турында хыяллана. Тулбайның үзендә Салисә апа яшәгән нигез каршында музейга дип урын әзерләгән. Хуҗасыз калган ихатаны җирлек балансына күчергән. Хәзер эш монда да акчага терәлгән. Грант алу мөмкинлекләре карала.

«Киләсе елда Салисә Гәрәеваның 85 яшьлек юбилее. Аны истә калырлык, матур итеп билгеләп үтәсе иде. Туган якларында Салисә апага, аның халыкчан иҗатына хөрмәт һәм ярату зур», – ди Инзилә Әхмәтгалиева.

  • Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева Минзәлә картлар йортында яши.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев