Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ядкарь, Леон, Ноя, Арья. Казанда яңа туган сабыйларга кушылган сирәк исемнәр аталды

Узган атнада ТР башкаласында 360 бала дөньяга килгән.

Узган атнада, 26 нчы февральдән 3 нче мартка кадәр, Казанда 196 малай һәм 164 кыз туган. Туганда иң кечкенә авырлыктагысы – 1250 грамм, иң зурысы 4710 грамм булган.

 

Казанлылар яңа туган балаларына Кәрим, Артём, Әмир, Нияз, Мирон, Тимур, Лев, Асель, Александра, Ясминә, Эмилия, Айлин кебек исемнәрне аеруча яратып кушканнар.

Сирәк кушылган исемнәр: Динислам, Ядкарь, Нурлан, Дамиан, Әлфис, Леон, Сафийя, Назирә, Ноя, Нур, Иделия, Нәргизә, Тея, Арья, Дэя.

Шулай ук узган атнада ТР башкаласында 184 пар өйләнешкән, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев