«Безнең ишегалды рецептлары» конкурсында казанлылар гаилә ризыкларының серләре белән уртаклаша алачак
Шәһәрнең төрле районнарында бәйрәм чаралары узачак, анда Татарстан тарихы һәм ризыклары турында бәйгенамә оештырылачак.
«Безнең ишегалды рецептлары» конкурсы старт алды. Аның ярдәмендә казанлылар үзләренең иң яхшы рецептлары белән уртаклаша, гаилә гадәтләрен саклап кала һәм башкаларны рухландыра алачак.
Мәсәлән, сентябрьдә ишегалларында бәйрәм чаралары узачак. Кунакларны конкурс презентациясе, Татарстан тарихы һәм ризыклары турында бәйгенамә, балалар мәйданчыгы һәм фотосурәткә төшерү зоналары көтә. Бу гаилә белән вакыт үткәрү һәм татар ашлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.
Беренче очрашулар инде бүген 17:00 сәгатьтә Совет районы ишегалларында түбәндәге адреслар буенча узачак:
Кирпичников урамындагы 8, 10, 12 нче йортлар;
Журналистлар урамындагы 3, 5, 7 нче биналар.
18 сентябрьдә бәйрәм Р.Зорге урамындагы 81, 83, 85, 87 нче йортлар ишегалдында булачак. 19 сентябрьдә шәһәр халкын Ягодинская урамындагы 35 һәм 37 нче йортлар адресы буенча көтәчәкләр. Ә 22 сентябрьдә конкурсны тәкъдир итү Меридианная урамындагы 20, 22, 24 нче йортлар ишегалдында узачак. Барлык очрашулар 17:00 дә старт ала.
Гаилә рецепты белән 3 октябрьгә кадәр telegram-ботта уртаклашырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Совет районы администрациясендә.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев