Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Горький исемендәге паркта «Агачлар ни турында җырлый» спектакленең премьерасы була

Уникаль куелышка килергә теләүче казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бүген яшел кырда 18:30 сәгатьтә көтеп калалар.

Бүген, 11-нче августта, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы булачак. Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына Идел буе халыклары йолаларына һәм әкиятләренә нигезләнгән уникаль спектакль тәкъдим ителәчәк.

Спектакль 4 әкиятне – удмурт халкының «Красавица береза», чуаш халкының «Юман-батыр», мордва халкының «Дуболго Пичай» һәм мари халкының «Волшебный меч» әкиятләрен берләштерәчәк. Әкиятләрнең һәркайсы уникаль, Идел буенда яшәүче халыкларның үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, рухын күрсәтә. Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары, бәйсез артистлар һәм Россиянең театр югары уку йортлары студентлары катнаша. Куелышның режиссеры булып Сойжин Жамбалова чыгыш ясады. 

Горький исемендәге паркта зур кыр уртасында «көзгеле елга» барлыкка киләчәк, ә аның ярларында дүрт йорт урнашачак. Куелыш тамашачыларга төрле милләт кешеләре тормышының аермалы якларын күрсәтү белән бергә, аларның уртак кыйммәтләре турында да сөйләячәк.

Спектакльне карарга 16 яшьтән алып барлык теләүчеләрне чакыралар. Күрсәтү 3 көн – 11-нче, 12-нче һәм 13-нче август көннәрендә паркның яшел кырында узачак. Башлана – 18:30 сәгатьтә, куелыш озынлыгы – 2 сәгать. Спектакль рус телендә барачак.

Исегезгә төшерәбез, проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан Мэриясе инициативасы белән гамәлгә куелды.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев