Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Горький паркында кубызда һәм курайда уйнау, киез басу һәм башкорт биюе буенча мастер-класслар

«Тормыш агачы» проекты кысаларында 5 нче июльдә казанлыларны башкорт мәдәнияте белән таныштырачаклар

Горький паркында 5 нче июльдә башкорт мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проектының быел беренче чарасы узачак.

Теләге булганнар традицион костюмнар, бизәнү әйберләре, декоратив-кулланма сәнгать, традицион уеннар, мәкальләр, башкортларның музыка кораллары белән таныша алачак, шулай ук традицион башкорт уен коралы кубыз һәм курайда уйнарга өйрәнү мөмкинлеге булачак. Башкорт күкрәк бизәкләре, агач савыт-сабага рәсем төшерү, башкорт орнаменты белән брошюра ясау буенча мастер-класслар, киез басу һәм чигү буенча мастер-класслар оештырылачак. Бәйрәмнең нәни катнашучылары өчен дә программа әзерләнгән: бу квест та, әкиятләр дә, уеннар да. Ә төп мәйданчыкта башкорт биюе буенча мастер-класс узачак, аны Уфадан «Самауырлы ногайым» проектында катнашучылар үткәрәчәк.

Чарада Башкортстан Республикасыннан популяр курайчы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Юлай Касыймов чыгыш ясаячак.

19 нчы июльдә – рус мәдәнияте бәйрәме, 2 нче августта Татар мәдәнияте бәйрәме узачак. 22 нче августта Горький исемендәге паркта Татарстанның җиде төп халкы җыелачак. Бәйрәм кунаклары Идел буе төбәгенең бөтен мәдәни төрлелеген күрә алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» мәгърифәтчелек проекты 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның беренче дүрт чарасы кысаларында казанлыларны Идел буе халыклары мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштырдылар. Черек күл паркында удмурт, мари, мордва һәм чуаш мәдәниятләренә багышланган бәйрәм кичәләре узды.

Җәй көне Казанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында тагын берничә зур вакыйга узачак.

15 нче июньдә «Хәрәкәт – бәрәкәт» проектының өченче җәйге сезоны старт алды. Быел барлык мастер-класслар Кабан күле буенда һәр пәнҗешәмбе 18:00 сәгатьтә узачак. Җәй буе барлык теләүчеләрне татар биюе төрләренә бушлай өйрәтәчәкләр. Мастер-класслар татар телендә уза. Булачак чаралар турында анонслар белән проектның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә танышырга мөмкин.

12 нче августта өченче тапкыр «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале узачак. Чара беренче тапкыр Горький исемендәге паркта оештырыла. Ул борынгы халык традицияләрен, мәдәни үзенчәлекләрен яңадан карап чыгуга һәм фольклор мотивларының заманча яңгырашын эзләүгә юнәлдерелгән.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев