Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар Татарстанның үрнәк гаиләләрен кабул итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән бергә республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы рәвештә кабул итте. Бүген Казан Кремлендә 48 гаилә җыелды: җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар, берничә дистә ел бергә яшәүче парлар, шулай ук Россия Геройлары гаиләләре.

«Без Татарстанның иң яхшы гаиләләрен Казан Кремлендә сәламләвебезгә шатбыз. Бу залда табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, халык хуҗалыгының төрле тармаклары вәкилләренең гаиләләре җыелды. Сез үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән туган республикабызны зурлыйсыз. Бигрәк тә Россия геройларының әти-әниләрен билгеләп үтәсем килә. Сез үз улларыгызны чын патриотлар, Ватанны саклаучылар итеп тәрбияләгәнсез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залга җыелучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан Татарстанда аерылышучылар саны кими һәм гаилә коручылар саны арта. Болар республиканың тату, нык һәм бәхетле гаиләләр территориясе булуын күрсәтә.

«Безнең кабул итүдә катнашучыларның күбесе - күп балалы гаиләләр булуы аеруча куанычлы. Сез – җаваплы ата-ана, уңышлы һәм нык гаилә үрнәге», – дип белдерде Татарстан Президенты.

Ул Мамадыш, Түбән Кама районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән өч гаиләгә Татарстан Республикасының «Ата-ана батырлыгы» медален тапшырды.

Россия Герое Раил Габдрахмановның әти-әнисе Наил һәм Лира ике баласын да хезмәт сөю һәм мәхәббәт рухында тәрбияләүләре турында сөйләделәр.

«Улларыбызны эш рухында тәрбияләп үстердек. Алар икесе дә безгә өй эшләрендә булышалар. Раилгә килгәндә, без аны, беренче чиратта, исемен зур хәрефтән язардай кеше булсын дип тәрбияләргә тырыштык. Аны Россия Герое булыр дип хәтта уйлаган да булмады», –  дип сөйләде Наил Габдрахманов. 

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев