Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Г.Камал исемендәге театрның сәхнә артын күзәтү һәм сценограф белән очрашу: Казан яшүсмерләре өчен җәйге музей практикумы үткәреләчәк

Катнашу өчен үзең турында видеоязма җибәрергә кирәк.

  •  
  •  

Казанда 15 нче июльдән 26 нчы июльгә кадәр җәйге музей практикумы узачак. Анда тарих, аны өйрәнү һәм саклау ысуллары белән кызыксынган 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр катнаша ала.

10 көн дәвамында балалар шәһәр музейларында һәм паркларында булачак, ТР Милли музее фондлары һәм Галиәсгар Камал театрының сәхнә арты белән танышачак. Яшүсмерләр өчен сценограф һәм журналист белән очрашулар, актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырыла.

Программага шәхси тарихларга нигезләнгән уникаль музейлар булдыру да кертелгән.

Катнашу өчен ике минутлык видео яздырырга кирәк булачак. Анда үзең, гаиләң һәм практикумнан көткәннәрең турында сөйләргә кирәк. Файлны сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Теркәлү 11 нче июльнең 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Практикум кысаларында барлык чаралар бушлай үтә. Тулы программа белән сайтта танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев