Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Галимнәр Алтын Урдадан калган төрбәләрнең башкорт ханнарына катнашы булмавын белдерә

Тарихчылар фикеренчә, Идел буе һәм Урал төбәкләрендә ачыкланган барлык төрбәләр XIII-XV гасырларда Алтын Урданың төрле төбәкләрендә булган күп санлы төрбәләргә охшаш.

Казан һәм Уфа галимнәре Алтын Урдадан калган төрбәләрнең башкорт ханнарына катнашы булмавын белдерә.

12 октябрьдә Чиләбе өлкәсе Варна авылында «Идел-Урал, Кырым һәм Казахстанның урта гасыр төрбәләре: тикшеренү проблемалары» дип аталган түгәрәк өстәл утырышы узган. Чарада Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Башкорт дәүләт педагогия университетының баш фәнни хезмәткәре Владимир Иванов, Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең кече фәнни хезмәткәре Алексей Нечвалода катнашкан

«Идел буе һәм Урал төбәкләрендә ачыкланган барлык төрбәләр XIII-XV гасырларда Алтын Урданың төрле төбәкләрендә булган күп санлы төрбәләргә охшаш. Аларның Алтын Урда мәдәниятенә хас бердәм стандарт буенча төзелүенә шик юк. Бу һәйкәлләр барысы да утрак мөселман цивилизациясенең бер өлеше булып тора. Төрбәләрне ниндидер билгесез башкорт ханнары белән бәйләргә һәм аларны XVI гасырга кертергә нигез юк», – диелә түгәрәк өстәл утырышы резолюциясендә.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев