Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Галим: Алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» — татар сүзлекләренең иң тулысы

Бүген журналистларга алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең алтынчы томын тәкъдим иттеләр.

 Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н татар телендәге сүзлекләрнең иң тулысы, дип атады.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нең алтынчы томын тәкъдим иттеләр.

«Алты томлы аңлатмалы сүзлегебез гомуми күләме ягыннан мондый тип сүзлекләрнең иң тулысы. Җитмешенче еллар азагы — сиксәненче еллар башында чыккан өч томлыкның күләме 36 мең сүз булган. Аңардан соң 2005 елда 56 мең сүз кергән бер томлык аңлатмалы сүзлек бастырылган иде. Алты томлыкка 70 меңнән артык сүз һәм ун меңнән артык фразеологик берәмлек теркәлде», — диде Ринат Сәфәров.

Бу сүзлекләрнең кәгазь вариантыннан тыш, электрон форматлары да эшләнгән. Алардан Татарстан Фәннәр академиясе сайтында ирекле кулланырга мөмкин.

«Безнең сүзлекләрнең электрон фонды тупланган махсус порталыбыз бар. Монда аңлатмалы сүзлек кенә түгел, гомумән, татар теленең теләсә кайсы актуаль сүзлеге урнаштырыла бара. Бүгенге көндә анда 58 сүзлек тупланган. Шулар арасында беренче урынны аңлатмалы сүзлек алып тора», — диде Ринат Сәфәров. 

 

 Рифат Каюмов

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев