Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Франция журналисты Александр Дюмонтэ: Парижга кайткач Казанның матурлыгы турында сөйлим

Франция журналисты Александр Дюмонтэ Парижга кайткач, Казанның матурлыгы, гүзәллеге турында сөйләячәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә әйтте.

«Моңарчы Казан шәһәре турында белмәгән идем, бирегә беренче тапкыр килүем. Бик матур шәһәр! Шәһәрнең тарихи үзәге бик тә кызыклы. Шул ук вакытта заманча биналар да бар - бу безне бик тә гаҗәпләндерде һәм сокландырды. Татарстан - бай тарихка ия булган төбәк. Казан бик тә каралган, чиста. Франциядә, Парижда татарлар һәм Казанның гүзәллеге турында сөйләячәкмен, әлбәттә!» - диде ул хәбәрчегә.

Александр Дюмонтэ киләчәктә Казанга турист буларак килергә хыяллануын әйтте. «Казанга тагын бер кайтачагым турында йөз процент ышандырып әйтә алам», - диде ул.

«Мин үзем Париждан булам, аш-суны бик тә яратам, татар халык ашларыннан чәкчәкне кабып карадым. Бик ошады, сатып алдым, кайткач, дусларга да авыз иттерәм әле. Дөресен әйткәндә, мин татар мәдәнияте турында моңа кадәр берни дә белми идем, мәдәниятегез бик тә кызыклы! Тагын да күбрәк беләсем килә», - диде журналист.

Александр Дюмонтэ БРИКС саммитында катнашуны мөһим вакыйга дип атады. «Чөнки биредә төрле илләрдән килгән кешеләр җыелды. Алар бер-берсе белән аралаша, килешүләр төзи, утырышларда катнаша, дөньяда тынычлык булсын өчен тырыша. Бу минем өчен кызыклы тәҗрибә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев