Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Филология институты студентлары «Беренчеләр вакыты» документаль фильмын тәкъдим итте

24 мартта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «ШТАБ» командасы әзерләгән «Беренче курслар көне» турында төшерелгән «Беренчеләр вакыты» фильмы күрсәтелде.

Фильмның сценарий авторы һәм режиссеры –Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешендә укыган беренче курс студенты Артур Фәритов.

«Документаль фильм безнең институт «Беренче курслар көне»ндә чыгыш ясаганнан соң һәм гала-концерт үткәч төшерелде. Анда һәр коллектив үзләренең әзерләнү процессы, әлеге көннең ничек үтүе турында сөйләде. Без 20дән артык коллективтан интервью алдык, барысын да төшердек, фото- һәм видеоматериаллар җыеп, шундый бер зур фильмга тупладык», – дип сөйләде Артур.

 

 

Фильмны зур коллектив әзерләгән. Аны 11нче һәм 12нче айфонга төшергәннәр. Ул көзен төшерелсә дә, әле генә әзерләнеп беткән. «Фильмны чыгару өчен башта аны «зур кешеләргә, өстәгеләргә» күрсәтергә туры килде, кайберәүләр материал җибәрә алмадылар – шул шартлар сәбәпле дә вакыт күп китте һәм фильм мартта гына чыкты», – ди Артур.

Ул фильмны әзерләүнең катлаулы яклары дип кешеләрнең фильм төшерүгә төрле мөнәсәбәтен атады.

«Коллективлардан интервью алу катлаулы, чөнки кешеләр төрле була: кемдер соңга кала, кемгәдер бизәнеп килергә кирәк. Мәсәлән, интервью алу өчен берсен иртән алып кичкә кадәр көттем, ә ул минем бу күлмәктә төшәсем килми диде дә, кайтып китте», – ди Артур.

Сценарий авторы фильмнан канәгать калган. «Иң ошаган өлеше – ул азагы, титрлар беткәннән соң, анда 2 минут эчендә «ляплар» күрсәтелә. Шулай ук башы да бик кызыклы, анда репетицияләрдән өзекләр күрсәтелә. Мин бер-ике интервьюда була алмадым, һәм ул өлешләр яхшы төшерелмәгән, тавыш ягыннан да начаррак. Гомумән, безнең тавыш белән бераз кыенлыклар туды», – дигән фикердә Артур.

Ул аудиториянең ничек кабул итүенә карап һәм җитәкчеләрнең фикерләреннән чыгып, зуррак форматта, профессиональ рәвештә фильм төшерергә алынырга тели. Әйтик, киләсе елда булачак «Беренче курслар көне»н шулай ук фильм итеп төшерергә мөмкин, ди Артур.

 

 

Камилә Билалова

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев