Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фиджитал-дисциплиналар, фотозона һәм автограф-сессия презентациясе: «Киләчәк уеннары шәһәре»ндә казанлыларны нәрсә көтә?

Киңлек 3 нче мартка кадәр эшләячәк, анда теләгән һәркем килә ала.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Киләчәк уеннары шәһәре» ачылды. Ул үзенә интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәген берләштерә. Киңлек кунаклары үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый, спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары белән очраша, матч трансляцияләрен тамаша кыла ала һ.б.

 

Кунаклар өчен чаралар программасы әзерләнгән, алар арасында яңа фиджитал-дисциплиналар, лекцияләр һәм викториналар презентациясе бар. Технологик павильоннарда футбол симуляторы һәм мультиспорт турниры геройлары белән интерактив панельләр тәкъдим ителә, ә лаундж-зонада теләгән һәркем приставкада уйный яки ял итә ала.

«Киләчәк уеннары шәһәре»ндә сигез демодисциплинада үз көчеңне сынап карарга мөмкин, анда цифрлы өлеш физик өлеш белән берләштерелгән (инклюзив киберспорт, флорбол, регби, гольф, сквош, фехтование һәм бокс). Аларның иң популярлары киләчәктә турнирның төп ярыш программасына кертеләчәк.

Шулай ук казанлылар һәм шәһәр кунаклары, үз көчләрен үлчәп, нинди уен персонажына туры килүләрен белә, нейрочелтәрләрне сынап карый яки картина герое була, махсус мәйданчыкларда истәлеккә фотога төшә ала.

«Киләчәк уеннары шәһәре» көн саен 9:00 дән 20:00 гә кадәр ачык. Аны 3 нче мартка кадәр карарга мөмкин. Керү өчен билет яки аккредитация үтү соралмый.

Мәйданга кадәр бушлай шаттллар һәм электричкалар йөри. Шулай ук «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенә шәхси транспортта, таксида яки 197 нче номерлы автобуста барып җитәргә була, дип хәбәр итте оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, 21 нче февральдә Россия президенты Владимир Путин Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» турнирына старт бирде. Ачылу тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Үз чыгышында Россия лидеры чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

«Киләчәк уеннары» фиджитал-форматтагы ярышларны, классик һәм цифрлы спорт төрләрен берләштерә. Турнир программасы биш юнәлеш буенча 21 дисциплинаны үз эченә ала. Ярышларда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр йөздән артык илдән 2 меңнән артык спортчы катнашачак.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев