Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара туган тел көне белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне 21 февральдә җир шарының барлык тарафларында да билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу истәлекле дата безгә дөнья халыкларының туган телләрен ихтирам итү, «җанлы» матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм үстерү зарурлыгын тагын бер мәртәбә искә төшерә.

Гасырлар дәвамында күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт буларак формалашкан Россия өчен туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләсе гаять зур әһәмияткә ия. Ул күп кенә бәхәсләр тудыра, һәрьяклап үлчәнгән һәм эзлекле чишелешне таләп итә. Бөек илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә йөзләгән халыкларның язмышы бергә үрелгән, үзара дустанә яшәүнең һәм төрле милли мәдәниятләр кушылуның уникаль тәҗрибәсе булдырылган. Россия дәүләтенең яңартылган Төп законында мәдәният һәм тел күптөрлелеген гарантияли торган нормаларның беркетелүе дә бик тә табигый күренеш.

Татарстан – Россия Федерациясенең иң алдынгы субъектларының берсе, монда 170тән артык халык вәкилләре яши. Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасында мондый юллар бар: «Туган тел, туган җир, рухи-әхлакый традицияләребез, бай тарихи-мәдәни мирасыбыз, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлык – болар барысы да бездә горурлык хисе тудыра, аерым игътибар һәм әһәмият бирелә торган кыйммәтләр булып тора һәм киләчәктә дә, һичшиксез, шулай булачак».

Шушы төп нигезләрне саклауга һәм ныгытуга зур әһәмият биреп, шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 ел республикабызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Һичшиксез, аның кысаларындагы чаралар җәмгыятьтә толерантлык идеяләрен ныгытуда, кече һәм олы Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләүдә тагын бер адым булачак. Гражданлыкны формалаштыруга һәм яшьләрдә ата-бабаларыбызның мәдәнияте белән кызыксынуны уятуга этәргеч ясаячак.

Халыкара туган тел көне төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрнең үзара аңлашуын алга таба да ныгытсын, бер-береңне яхшырак белергә, балаларга һәм оныкларга туган телгә мәхәббәтне һәм Ватан өчен горурлыкны тапшырырга ярдәм итсен. Барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим», - диелә котлауда. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев