Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан быелгы имтиханны намус белән үтәде

Татарстанда ниятләнгән планнарның һәм куелган бурычларны абсолют күпчелеге башкарылган. Бу хакта 2022 елга йомгак ясап, матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Бу елгы имтиханны икътисад да, республика халкы да намус белән үтәде. Татарстанның күпмилләтле халкы дус-тату тугандаш гаилә булып, бөтен бурычларны да җиңеп чыкты», – диде республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы 2022 ел сәяси һәм икътисади яктан гади булмады, россиялеләргә күп кенә авырлыклар белән очрашырга туры килде, диде. Санкцияләргә дә карамастан, бюджет үтәлде, оешмалар да авырлыкларга каршы тора алды, юллар һәм торак төзелеше дәвам итте, махсус хәрби операция һәм өлешчә мобилизация шартларында гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хәл ителде, дип өстәде ул.

«Без мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм иттек, махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышу мөмкинлеге табабыз. Бик күп гуманитар йөк озаттык. Республикада яшәүчеләр моны мәҗбүри түгел, ә йөрәк кушуы буенча эшли. Халкыбыз илебезне яклаучыларга ярдәм итү өчен шушындый авыр шартларда берләште. Без төп нәтиҗәне ясадык – бездә бик эш сөючән һәм ярдәмчел халык яши», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә парламентарийлар да ярдәм күрсәтә. Шулай ук, депутатлар арасында да үз теләкләре белән гариза язып, махсус хәрби операция зонасына китүчеләр бар. «Күпмилләтле республикада тынычлыкка, татулыкка һәм дуслыкка таянып, бу елны йомгаклыйбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев