Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәрит Мөхәммәтшин: Мин дә җанисәпкә канәгатьләнмәслек дип бәя бирүчеләр исәбендә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре турында фикерен әйтте. Парламент җитәкчесе VI чакырылыш республика Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында шул хакта сөйләде.

«Мин дә халык санын алуны үткәрүнең сыйфаты һәм катнашучылар саны буенча канәгатьләнмәслек дип бәя бирүчеләр исәбендә», - диде Мөхәммәтшин.

Ул «Халык санын алу-2021» нәтиҗәләре буенча төрле милләт кешеләренең, шул исәптән татарлар саны кимүен билгеләп үтте. «Җанисәп алу сыйфатсыз. Ләкин без үз вакытында бу эшкә җитди, җаваплы рәвештә кушылмауны аңлыйбыз. Һәрхәлдә, Россиянең татарлар компактлы яши торган башка төбәкләренә Татарстан татарлары исеменнән генә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде», - диде парламент башлыгы.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Россия төбәкләрендә халык санын алу нәтиҗәләре буенча соңгы документларны алганнан соң, җитди тикшеренү уздырырга кирәк. «Тәкъдимнәр әзерләгез. Бу мәсьәлә буенча җәмгыятьтә фикер алышалар. Башка субъектларда да борчылалар», - дип йомгаклады ул.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2021 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россиядә татарлар саны 600 мең кешегә диярлек - 4,7 миллионга кадәр кимегән. Моннан тыш, 16,2 млн кеше милләтен күрсәтмәгән, шул исәптән татарлар да.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев