Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фәнзилә Җәүһәрова: Иң үкенечлесе – без туплаган байлык мәдәниятне үстерү үзәгендә калды

«Татар ядкәрләре» проекты җитәкчесе, КФУның филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә Республика традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү үзәгендә эшләгән вакытта тупланган байлыкның шунда калуын әйтте.

«Минем өчен иң үкенечлесе – шул. Анда коточкыч зур байлык калды. Ул бүген нинди дәрәҗәдәдер... Миннән сорыйлар, мин шунда-шунда ул дип аңлатам. «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» берара без җыйган материалларны биреп барды. Хәзер ул тукталды. Миңа калса, фонд белән буталдылар бугай. Мин анда фәнни хезмәткәр булып эшләвемне дәвам итәрмен, дип уйлаган идем, әмма мин уйлаганча барып чыкмады. Командам таралып беткән иде. Чөнки җитәкче кешенең фән белән шөгыльләнеп утырырга, эшләргә мөмкинлеге, вакыты юк. Монда, әлбәттә, көчле команда булу зарур. Син кайсы кеше нәрсә эшли алачагын белергә тиешсең», – диде ул.

Аның әйтүенчә, «Татар ядкәрләре»ндә барысын да өр-яңадан башларга туры килгән. «Шулай да, әлеге командадан башка «Татар ядкәрләре»н берничек тә алып барып булмас иде. Каналда, аккаунтларда нинди текст язабыз – барысын да карап чыгам. Без тулы бер журнал редакциясе кебек эшлибез. Үземдә булган материалларны максималь дәрәҗәдә кертергә тырышам. Төзәтәм, кыскартам», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев