«Елмай» балалар паркы сәхнәсендә The Road рок мәктәбе укучылары чыгыш ясаячак
Яшь музыкантлар автор җырларын һәм танылган композицияләргә каверларын башкарачак.
Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, «Елмай» балалар паркында The Road рок мәктәбенең хисап концерты узачак. Бу көнне сәхнәдә яшь музыкантларның танылган композицияләргә каверлар һәм авторлык җырлары яңгыраячак.
Тамашачылар алдында «Воздушная Кукуруза», «Это – мы» һәм «Путь» рок-төркемнәре чыгыш ясаячак. Яшь булуына карамастан, коллективлар Россиянең күп шәһәрләрендә һәм зур музыкаль фестивальләрдә, шул исәптән Татарстаннан читтә дә чыгыш ясарга өлгергәннәр.
Концерт 17:00 дә башлана, дип хәбәр ителә паркның telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә иҗтимагый киңлектә «Әминә» өйрәтүче роликлар күрсәтәчәкләр. Тамашачылар татар телендәге яңа сүзтөзмәләр өйрәнә һәм сүзлек запасын тулыландыра алачак.
Республикада иң зур «Елмай» балалар паркы август ахырында Казансу ярында ачылды. Бу уникаль уен мәйданчыгы, яшел лабиринт, күзәтү һәм вакыйгалар зоналары. 3,4 гектар мәйданлы яңа иҗтимагый киңлек «УРАМ» экстрим-паркы һәм ТР Милли китапханәсе арасында урнашкан.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев