«Елмай» балалар паркы сәхнәсендә «Казан хәзинәсе» спектаклен күрсәтәчәкләр
Тамаша бу җомгада булачак.
«Елмай» балалар паркында 27 сентябрьдә Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театрыннан «Казан хәзинәсе» спектакле күрсәтеләчәк. Аны теләге булган һәркем карый ала.
Төп геройлар белән бергә тамашачылар борынгы хәзинәне эзләргә китәчәк һәм мавыктыргыч тарихка чумачак.
Спектакль 17:00 сәгатьтә җәмәгать киңлеге сәхнәсе янында башлана, дип хәбәр ителә паркның telegram-каналында.
«Казан хәзинәсе» спектакле бу язда «Театраль Идел буе» округ иҗат фестивалендә призлы урын алды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда иң зур «Елмай» балалар паркы август ахырында Казансу ярында ачылды. Бу уникаль уен мәйданчыгы, яшел лабиринт, күзәтү һәм вакыйгалар зоналары. 3,4 гектар мәйданлы яңа иҗтимагый киңлек «УРАМ» экстрим-паркы һәм ТР Милли китапханәсе арасында урнашкан.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев