Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ел башыннан бирле Казанда 9,2 меңнән артык бала туган

Бәбиләрнең сирәк исемнәре: Багратион, Весна, Сөембикә һәм Алена-Матрона.

Алты ай эчендә Казанда 9263 бала тууы теркәлде — бу 2023 елның беренче яртыеллыгына караганда 63 балага күбрәк. Яңа туган балалар арасында 4849 малай һәм 4414 кыз бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.

Беренче тапкыр әти–әни булу бәхетенә 42,7% гаилә иреште, ә калган 57,3% — икенче һәм аннан соңгы балалы гаиләләр. 91 парның дөньяга игезәкләре барлыкка килгән.

«Хәзерге заман бик катлаулы. Туучылар санының үсеше, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бик югары булмаса да, барыбер безне шатландыра», — дип ассызыклады шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Елена Студеникина сүзләренчә, беренче яртыеллыкта традицион популяр исемнәр Әмир һәм Әминә булган. Шулай ук балаларны еш кына Тимур, Кәрим, Марк һәм Матвей, Эмилия, София, Ясминә һәм Айлин дип атыйлар. Багратион, Весна, Сөембикә, Алена-Матрона бик сирәк исемнәр булып чыкты. «Мир» тамыры булган исемнәр дә теркәлде: Дамир, Радмир, Радомира, Астемир, Мира һәм Мирабэлла.

Казан ЗАГС идарәсе башлыгы искәрткәнчә, 2025 елның 1 нче гыйнварында Россиядә «Гаилә» милли проектын эшләтеп җибәрәчәкләр. Аның төп максаты — гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итү һәм туучылар санын арттыру.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев