Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Екатерина II яңартылган каретасы һәм яңа ял итү зоналары: Бауман урамы 2022 елда ничек үзгәрде

Төп җәяүлеләр урамында 3795 куак утыртылган һәм 72 яктырту баганасы ремонтланган.

Казанда Бауман урамын яңарту бу елда өч йортны – мәдәни мирас объектларын ремонтлау белән дәвам итәчәк. Урамны төзекләндерү турында Казан Мэры Илсур Метшинга бер ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре буенча хисап киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләде.

Шәһәрнең төп җәяүлеләр урамында узган ел реконструкция барышында 3795 куак утыртылган, җимерелгән участокларда 2760 кв.м брусчатка алмаштырылган, 72 яктырту баганасы ремонтланган һәм 144 светодиод яктырткыч алыштырылган, дип сөйләде район администрациясе башлыгы. Өстәмә рәвештә төрле төрдәге 20 эскәмия, 9 сферик вазон һәм 40 чүп савыты урнаштырылган. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен эскәмияләр һәм чүп савытлары белән ял итү өчен яңа урыннар, кизил куагы, спирея, вак яфраклы юкә һәм башка үсемлекләр утыртылган яшел зоналар булдырылды. Агачларны тамчылап сугаруның автомат системасы кертелде. Барлык үзгәрешләр шәһәрлеләрнең фикерләрен исәпкә алып үткәрелде, алар май аенда узган җәмәгатьчелек фикер алышуларында үз теләкләрен белдерделәр.

Иң проблемалы участокта – Астрономия урамыннан М.Җәлил урамына кадәр – яңгыр канализациясе ремонтланды.

Соңгы тапкыр Бауман урамын масштаблы төзекләндерү шәһәрнең 1000 еллыгына уздырылды, соңрак 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан кечкенә генә яңарту булды.

Төзекләндерү белән бергә милекчеләр 5 мәдәни мирас объектында ремонт үткәргәннәр: Бауман урамы, 27 (Марков йорты), Бауман урамы, 58 (Григорьев йорты); Бауман урамы, 72 һәм 74 (Калинин – Жадина йорты) һәм Бауман урамы, 86 («Коммерция номерлары» кунакханәсе бинасы). Ике бинаны яңарту төгәлләнде, тагын өч бинада – Бауман урамы, 27, 58 һәм 86 нчы йортларда – эшләр быел дәвам итәчәк.

Моннан тыш, Бауман урамындагы бизнес-берләшмә вәкилләре үз хисабына сәүдә нокталары янындагы брусчатканы яңарттылар. Шулай ук Бөек Екатеринаның Казанга килүенә 255 ел тулу уңаеннан, каретасының күчермәсе ремонтланган.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елда Бауман урамындагы 22, 24, 26 нчы йортларның ишегалды территориясен комплекслы төзекләндерү планлаштырыла.

Урамның тышкы ягы белән аның мәдәни тормышы да үзгәрә башлады. «Art-проспект» цифрлы платформасын эшләтеп җибәргәннән соң, артистлар Бауман урамында мәйданны броньлаганнан соң гына чыгыш ясый башладылар. Системада эшли башлаганнан бирле 440 кулланучы теркәлгән, алар 8020 дән артык чыгыш килештергән.

 

Юлия Летникова

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев