Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дышать псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Казан паркларында җәйге программаны тәкъдир итүдә катнашачак

Бу җомгада «Черек күл»дә казанлыларны стендап һәм мерч уйнату көтә.

Бу җомгада «Черек күл» паркында Казанның җәмәгать киңлекләрендәге җәйге программаны тәкъдир итү була. Интерактив форматта узачак очрашуда планнар, чаралар турында сөйләячәкләр, шулай ук шәһәр парклары командасы белән таныштырачаклар.

 

Кунакларны элеккеге парк-менеджердан – стендап, ә парклар һәм скверлар дирекциясеннән яңа мерч уйнату көтә.

Кичәнең махсус кунагы – Дышать псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы кыз. Аның музыкасы инди-поп һәм хип-хоп жанрларын берләштерә, башкаручы этник инструментлар, татар теле һәм заманча ритмнар белән иҗади экспериментлар үткәрә.

Кунакларны 18:30 сәгатьтә паркның амфитеатрында көтәләр, презентация 19:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, җәйге сезонда җәмәгать киңлекләрендә яңа сервислар эшли башлый. Казансу яр буенда веломобиль йөреячәк, Комсомол күлендә – вейк-парк, ә «Казан» гаилә үзәге парковкасында сувенирлар кибете барлыкка киләчәк.

 

kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев