«Дуслык тәпие» акциясендә казанлылар 30 эт белән таныша алачак
Йорт хайванын өйләренә алып китәргә теләүчеләргә паспорт кирәк булачак.
Казанда 25 нче майда «Дуслык тәпие» акциясендә шәһәр приютыннан 30 эт катнашачак. Аларның кайберләрен хәзер үк күрергә мөмкин. Йорт хайваннарының яңа хуҗалары булырга теләүчеләргә үзләре белән паспорт алырга киңәш ителә – этләрне килешү буенча тапшырачаклар.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, көн дәвамында Горки-Әмәт урманында, этләр белән танышудан тыш, ветеринария табиблары һәм кинолог белән киңәшләшергә, үзегезгә кирәкмәгән амуниция белән алмашырга, «Зоозабота» приюты стендын карарга яки «Яшь ветеринар» интерактив зонасында мастер-класста катнашырга мөмкин булачак.
Акциядә дүрт аяклы дуслар өчен товарлар һәм тәм-томнар белән хәйрия ярминкәсе, шулай ук этләр өчен азык, пеленкалар, табаклар һәм башка кирәк-яраклар кабул итә торган махсус мәйданчык эшләячәк.
Чара этләр йөртү мәйданчыгы территориясендә 12:00 дән 16:00 гә кадәр узачак.
Исегезгә төшерәбез, быел «Дуслык тәпие»н биш җәмәгать киңлеге территориясендә: Горки-Әмәт урманында, «Весна» торак комплексы һәм Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркларда, Фучик урамындагы бульварда, «Крылья Советов» паркында уздыру планлаштырыла. Параллель рәвештә җәйге сезон дәвамында этләр һәм аларның хуҗалары өчен төрле форматтагы чаралар үткәреләчәк.
kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев