Беренче сеанста «Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещен» дигән совет фильмы күрсәтеләчәк.
Бүген Казанның Дәрвишләр бистәсендә ачык һавада кино күрсәтү башлана. Быел фильмнар яңа урында – Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта күрсәтеләчәк.
Кинопроект совет режиссеры Элем Климовның «Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещен» комедиясеннән старт ала.
Сеанс 20:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Дәрвишләр бистәсендәге урам кинокүрсәтүләре җәй дәвамында айга бер тапкыр узачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
kzn.ru
Нет комментариев