Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Добрыня, Бернард, Назлы, Луна. Казан балаларының сирәк исемнәре аталды

Узган атнада ТР башкаласында 333 бала туган

Узган атнада, 4-10 нчы декабрьдә, Казанда 161 малай һәм 172 кыз туган.

Иң кечкенә авырлыктагы баланың авырлыгы – 1100 г, иң зурысыныкы 4470 г тәшкил иткән. 

Казанлылар үз балаларына Мирон, Кәрим, Эмиль, Камил, Максим, Артем, Әмир, Әминә, Амалия, Амелия, Ульяна, Сәфинә, Ясминә, Алисә исемнәрен аеруча яратып кушканнар. 

Туран, Илай, Добрыня, Усман, Сәлман, Арон, Әдхам, Бернард, Медея, Севара, Лея, Ясения, Назлы, Агнесса, Снежана, Аселия, Михаль, Луна, Дениза сирәк исемнәр булган. Бу хакта шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә хәбәр иттеләр. 

Бер атна эчендә шулай ук 111 никах теркәлгән.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев