Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Дюна» төркеме Казандагы Май чабу бәйрәмендә чыгыш ясаячак

Иң зур бәйрәм 26 нчы февральдә Аккош күленең урман-парк зонасында узачак.

25 нче һәм 26 нчы февральдә Татарстан Республикасы башкаласы халкы һәм кунаклары кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган халык күңел ачуларында катнаша алачак. Чара Аккош күлендә, шәһәр паркларында һәм скверларында, шулай ук торак массивларда узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.

 

Иң зур бәйрәм чаралары 26 нчы февральдә Аккош күле урман-парк зонасында узачак. 10:00 сәгатьтә башланачак программада Казанның иҗат коллективлары, 20 дән артык активлык, аниматорлар һәм скоморохлар чыгышлары планлаштырылган. 13:00 сәгатьтә Май чабу карачкысын яндыру йоласы узачак. Быел бәйрәмнең фирма стиле нейрочелтәр ярдәмендә булдырылды, дип ассызыклады С.Миронов.

Фуд-корт зонасында кунакларга 15 төрле эчлекле коймак һәм белен, үләнле кайнар чәйләр, рус һәм татар кухняларының традицион ашлары, грильдә пешерелгән ит, пылау һәм башка ризыклар тәкъдим итәчәкләр. Ата-аналар һәм балалар «Әби коймагы» мастер-классында бодай, карабодай, солы һәм башка төр коймаклар әзерли алачак.

Бәйрәмдә Совет һәм Россия эстрадасы йолдызлары, шул исәптән «Дюна» төркеме чыгыш ясаячак.

Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен автобус маршрутларының хәрәкәт интенсивлыгын арттырачаклар. Шәхси автотранспортта килергә теләүчеләр өчен парковка урыннары оештырыла, шулай ук шәхси автомобильне Горький шоссесындагы «Мегастрой» гипермаркеты янындагы парковкада калдырырга мөмкин булачак. Шулай да шәһәрлеләрдән җәмәгать транспортына өстенлек бирүләрен сорыйлар.

«Куркынычсызлык – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Кунаклар агымы Горький шоссесында күпләп җыелмаска тиеш, барлык логистика эшләсен өчен парковкаларны максималь рәвештә киңәйтергә кирәк», – дип ассызыклады Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Аккош күлендә ел саен 20 000 нән артык кунак җыела. Чараның иминлеген Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җәмәгать куркынычсызлыгы бүлеге һәм шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Бәйрәмне үткәрү урынына якынлашканда тикшерү чаралары оештырыла. Шулай ук 100 дән артык волонтер вакытны күңелле һәм уңайлы үткәрергә ярдәм итәчәк.

Казанда Май чабуның иң зур чарасын 25 нче февральдә бәйрәм итә башлаячаклар, дип сөйләде Г.Сәгыйтова.

11:00 сәгатьтә «Черек күл», «Крылья советов» паркларында, Горки-Әмәт урманында, Борисоглебск торак массивында күңел ачу башлана.

Шул ук көнне 14:00 сәгатьтә Крутушкада чара узачак.

26 нчы февраль

11:00 сәгатьтә Горький һәм «Калейдоскоп» паркларында бәйрәм программасы старт ала, 12:00 сәгатьтә – Кадыш торак массивында.

Һәр мәйданчыкта кунакларны концерт программасы, ярминкә һәм коймак көтә.

Исегезгә төшерәбез, казанлылар иң яхшы курчак – Май чабу карачкысы гомумшәһәр конкурсында катнаша ала. Курчаклар «Калейдоскоп» паркындагы бәйрәм барышында күрсәтеләчәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев