Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Диния, Селина, Эмма һәм Амил: Казан балаларының сирәк исемнәре аталды

2024 елның беренче атнасында ТР башкаласында 117 бала туган

2024 елның беренче атнасында, 1 нче гыйнвардан 7 нче гыйнварга кадәр, Казанда 117 бала туган: 57 малай һәм 60 кыз. Яңа туган баланың максималь авырлыгы – 5 930, минималь авырлыгы 2 060 грамм тәшкил иткән.

 

Казанлылар үз балаларына Ева, Полина, Әмир, Амир һәм Мөхәммәт исемнәрен аеруча яратып кушканнар. Айсу, Диния, Раида, Селина, Эмма, Зифа, Язилә, Тея, Рания, Амил һәм Рафил кебек сирәк исемнәр дә кушылган, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Шулай ук узган атнада ТР башкаласында 27 пар өйләнешкән. Беренче теркәлү 3 нче гыйнварда булган.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев